news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында урнашкан Ямбурово бистәсе гамәлдә булудан туктый

Татарстанда Балтач районында урнашкан Ямбурово бистәсе бетерелә. Бу хакта карар бүген ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында кабул ителде.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин барлык торак пунктларга анализ ясалганын билгеләп узды. Куныр авыл җирлегендә урнашкан Ямуброво авылының үсеш мөмкинлекләре юк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. «Бистәдә беркем яшәми, анда яшәгән соңгы кеше 2004 елда Чепья авылына күченеп киткән», – диде район башлыгы.

Ул Ямбуровода социаль объектлар да, мәдәни, тарихи мирас объектлары да юк, дип әйтте. Моннан тыш, үзәкләштерелгән газ, су белән тәэминат та, юл да юк.

Депутатлар закон проектын беренче һәм соңгы укылышта хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot