Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районында татар теле интенсивы үткәреләчәк
Балтач районының Норма татар авылында тел интенсивын оештыручылар - «Миллиард.Татар» һәм «Тарихлы сәяхәтләр» проекты чараны үткәрүнең яңа срокларын игълан итте. Интенсив 2026 елның 3 июленнән 5 июленә кадәр узачак.
Оештыручылар сүзләренчә, даталарны катнашырга теләүчеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча үзгәрткәннәр.
Интенсивның төп үзенчәлеге – профессор, полиглот һәм татар телен мөстәкыйль үзләштергән белгеч Алексей Арзамазов белән дәресләр.
Укудан тыш, катнашучыларны авыл тормышы белән танышу көтә: кунаклар җирле халык йортларында яшәячәк. Программага шулай ук мәдәни чаралар да кертелгән.
Интенсивның яңа даталарына теркәлү инде ачык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз