news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында күчмә музей эшли башлады

Балтач районында күчмә музей эшли башлады
Фото: http://baltaci.ru

Балтач районында хәрби хәрәкәт ветераннары һәм чик буе гаскәрләренең күчмә музее эшли башлады. Бүген, 13 апрель көнне музей Балтач спорткомплексында кабул итә. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Беренче тукталыш — Норма урта мәктәбе. Күчмә музей ике көн Норма мәктәбендә халыкны кабул итте.

Киләсе атнадан үзәк китапханәдә, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеенда, Яңгул авылында эшләячәк.

«Музейның зарурилыгы шунда, райондашларыбызны, мәктәп укучыларын хәрбиләр тормышы, чик сакчылары гаскәрләре тарихы белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү», — ди Чапшар авылында гомер кичерүче һәм күп эшләрнең башында торучы Шәүкәт Гаязов.

news_right_1
news_right_2
news_bot