news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында игелек үзәге ачылды

Балтач районында игелек үзәге ачылды
Фото: http://baltaci.ru

Балтачта «Факел» клубы базасында «Игелек үзәге» (Добро.Центр) ачылды. Әлеге үзәк районның барлык волонтерларын берләштерәчәк. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Үзәккә үз проектлары һәм ярдәм сорап, ярдәмгә мохтаҗлар да, активистлар да мөрәҗәгать итә алачак.

Яңа үзәкне ачу тантанасында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, «Татарстан волонтерлар мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасының башкарма директоры урынбасары, Территорияләр белән эшләү секторы мөдире Гүзәл Ганиева, ️ «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» оешмасы территорияләр белән эшләү секторының өлкән белгече Тимур Сәитов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot