news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында елгада кичә батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар

Балтач районында елгада кичә батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Республиканың Балтач районы Ушма авылы янында 52 яшьлек ир-атның мәетен Ушминка елгасыннан чыгарганнар. Ир-атны ярдан 25 метр ераклыкта тапканнар. Бу турыда «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

 

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Ир-атның кичә югалуы билгеле. Мәрхүмне ярга чыгаргач, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ир кеше батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100