Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районында «Чишмә» бәйрәме узды
Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне халкы чишмәләрне төзекләндереп, чистартып кына калмый, ел саен «Чишмә» бәйрәмен дә уздыра. Бәйрәм елдагыча «Нурзидә» чишмәсе янында оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Чишмәне 2013 елда Байлар Сәрдегәне авылында яшәүче Габделнур Хөсәенов казып чыгара һәм яңарта башлый. Башта бу җидесе җиде якка ага торган кечкенә чишмә була. Аларның барысын бергә кушкач, зур бер чишмә барлыкка килә. Җиделе санын истә тотып, Габделнур әфәнде аны әнисе хөрмәтенә «Нурзидә» дип атый. 2017 елга чишмә тәмам төзекләндерелеп бетә. Габделнур Хөсәенов читтә яшәсә дә, туган ягын, туган нигезен, чишмәне кайгыртып яши.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.
Бәйрәм милли уеннар һәм матур концерт номерлары, татар эстрадасы йолдызларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз