news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында Чик сакчылары көнен зурлап уздырганнар

Балтач районында Чик сакчылары көнен зурлап уздырганнар
"Хезмәт"

Чик буе сакчылары көне уңаеннан Балтач районының Чапшар авылында бәйрәм чарасы узган. Биредә котлаулар, концерт номерлары булган. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Чапшар авылыннан чик сагында 28 чик сакчысы хезмәт иткән. Кызганыч, бүгенге көндә аларның инде бишесе мәрхүм.

Бәйрәмгә ерак араларны якын итеп читтә яшәүчеләр дә, районның башка авылларында яшәүче чик сакчылары да килгән.

«Бәйрәм чарасына Украинада хәрби хезмәттәге Ранил Маннановның ялга кайткан вакыты туры килүе авылдашлар өчен икеләтә сөенеч булды. Шулай ук Украинада берничә мәртәбә хәрби вазифасын үтәп кайткан Фирдүс Габдрахмановның катнашуына һәм егетләрнең әти- әниләре катнашуына бик шатландык. Илләребездә тынычлык урнашып, барлык егетләребез исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде. Аларның якыннарына нык сабырлык телибез», - диде мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100