news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында бала туган гаиләләргә 25 мең сум түлиләр

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы каралган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум күләмендә акча ала. Ул муниципаль бюджеттан бирелә.

Түләүне алу өчен ата-аналарның берсе һәм бала үзе Балтач районы территориясендә теркәлүе кирәк. Моннан тыш, туу турындагы акт район ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерелергә тиеш.

Программа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм районда демографик вазгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100