news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында «Автобабай» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Балтач районында «Автобабай» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Фото: https://baltaci.ru/

Балтач районында «Автобабай» бәйгесе оештырылып килә. Анда өлкән буын вәкилләре үзләрен сынап карый һәм сынатмый. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зәлия Фәйзрахманова яза.

ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге оешмасы, ДОСААФ белән берлектә үткәргән конкурс ДОСААФ базасында башланып китте. Өлкәннәр башта юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үз белемнәрен тикшерсәләр, соңыннан машинада йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчесе быел да үзгәрешсез калды, ул — Рәис Зыятдинов.

Рәис әфәнде үзенә тиңнәр булмавын һәм 35 елдан артык яшь шоферларның инструкторы булып юкка гына эшләмәвен дә ел да раслап килә.

Икенче һәм өченче урыннарны Рания Гобәйдуллина һәм Рамазан Фәрзиев бүлеште. Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте иминлеге оешмасы истәлек бүләкләре тапшырып, уңышлары белән ихластан котлады. Без дә үз чиратыбызда барлык конкурсантларны тырышлыклары, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot