Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районында 2 млрд сумлык шифаханә барлыкка киләчәк
Татарстанның Балтач районында Кара күл янында шифаханә комплексы төзү планлаштырыла. Бу хакта район башлыгы Рамил Нотфуллин ТР Инвестицион үсеш агентлыгында муниципаль сәгатьтә хәбәр итте.
Инвестор сүзләренчә, хәзер проектлау эшләре бара, әмма 2026 елның февралендә үк комплекс төзелешенә керешү планлаштырыла.
Шифаханәне 2028 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрергә җыеналар, ә проектка инвестицияләр якынча 2 млрд сум тәшкил итәчәк.
Савыктыру учреждениеләрен төзү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз