news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы үзәк хастаханәсенә хирурглар тәҗрибә уртаклашырга җыелды

Балтач районы үзәк хастаханәсенә хирурглар тәҗрибә уртаклашырга җыелды
Фото: http://baltaci.ru/

Бүген Балтач районы үзәк район хастаханәсендә «Район хастаханәсе шартларында азинвазив хирургия. Чынбарлык һәм перспективалар» темасына багышланган киңәйтелгән практикум-семинар уза. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Чарада Татарстанның 9 хастаханәсеннән, шулай ук Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм Киров өлкәсенең Малмыж районы үзәк хастаханәсеннән әйдәп баручы хирурглар катнаша.

Катнашучыларны Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сәламләде, бүгенге чараның максаты белән таныштырды һәм тәҗрибә уртаклашуга багышланган семинарларның сәламәтлек саклау өлкәсендә бик мөһим булуын билгеләп узды.

Хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназаров үзәк хастаханәнең хирургия бүлеге казанышлары турында презентация үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot