Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районы Түнтәр авылында кызлар пансионаты төзелеше өчен ярдәм сорыйлар
Балтач районы Түнтәр авылында кызлар пансионаты төзелеше башланды. Пансионат төзелеше республикакүләм зур әһәмияткә ия, биредә киләчәктә районнан гына түгел, ә республиканың төрле районнарыннан укырга теләк белдергән яшь кыз балалар өчен ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Тамырлары Түнтәр җиренә тоташкан, районда, республикада игелекле хәйрия эшләре белән танылган меценат Шамил Зарифов, авылда туып үскән алдынгы карашлы «Елмай» сөт-май комбинаты җитәкчесе Рәис Шәйхетдинов башлангыч чыгымнарны үз өсләренә алды. Төзелешкә район җитәкчелеге, дин әһелләре фатихаларын бирде.
«Кызлар пансионаты - саваплы гамәлләрне үз эченә алган төзелеш. Игелекле эшне ахырына кадәр җиткерү, пансионатны тиз арада өлгертү өчен Сезнең дә ярдәм кирәк. Төзелештә үз өлешләрен кертергә теләгән хәйриячеләрдән ярдәм Казан шәһәренең Сөләйман мәчете, «Ярдәм» фонды аша кабул ителә», – диелгән хәбәрдә
Хәйрия эшендә катнашырга теләге булганнар өчен фондның QR-коды тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз