news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Шода авылы мәчетендә ифтар булды

Балтач районы Шода авылы мәчетендә ифтар булды
Фото: http://baltaci.ru

Балтач районы Шода авылы мәчетендә Җәмил хәзрәт ярдәме белән зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар. Шулай ук «Якты юл» җәмгыяте ит белән ярдәм иткән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Күркәм мәҗлестә «Якты юл» җәмгыятенең яңа җитәкчесе Азат Ганиев та катнашкан. Ул ифтарда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен житкергән.

Иң элек имам Инсаф хәзрәт вәгазь сөйләгән, аннан соң мул сыйлы табыннар артында авыз ачканнар. Тагын шунысы куанычлы, быелгы Рамазан аенда тәрәвих намазына йөрүчеләр саны арткан.

Шода авылы мәчетенең дини эшчәнлеге соңгы елларда тагын да җанланып китте. Бу урында Илнур хәзрәт Әсхатовның, оештыру эшләрендә төп ярдәмчесе Фәйрүзә Зәкиеваның тырышлыгы зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Фәйрүзә ханым бу эшкә керешкәч тә үз алдына авыл халкының дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә ярдәм итеп яшәүне төп вазифасы һәм максаты итеп ала. Мәчеттә узучы чаралар барысы да аның тырышлыгы белән уза.

«Безнең максатыбыз — һәркем дингә тартылсын, мәчет тормышыннан хәбәрдар булсын! Шуңа да мондый чаралар оештырганда авылның бөтен халкын дәшәбез. Динебез чисталыкка, сабырлыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра», — ди Фәйрүзә ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100