news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы Ор авылы халкы хәрбиләргә 900 данә аш әзерләгән

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясенә кушылып, Балтач районы Ор авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй ашлары әзерли башлаган. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Ике тапкыр клубка җыелып, 900 данә аш ясадык. 800 данәсен гуманитар ярдәм итеп тапшырдык. Калганнарын хәрби операциядәге Яңгул егете Алмаз Миңнехановка посылка салу өчен әнисенә бирдек, ялга кайткан үзебезнең авыл егете Рәдиф Гариповка әзерләп куйдык», – дип хәбәр итә даими хәбәрчебез Раушания Гайнуллина.

«Зур тырышлык белән, күңел җылысы биреп әзерләгән бу ашлар хәрбиләргә ярдәме тиеп, җиңү көнен якынайтсын иде», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot