Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районы җитәкчелеге 60-65 ел бергә гомер юлы үткән парларны хөрмәтләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Балтач районында пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып яшәүче гаиләләр күп. Бүген гаилә көне уңаеннан, районның ЗАГС бүлеге район мәдәният үзәгендә күркәм тантана уздырды – 60-65 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Юбилярларны район башлыгы Рамил Нотфуллин һәрберсенә җылы сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды.
«Сез барыгыз да сугыш чоры балалары, безнең бүгенге тыныч матур тормышта яшәвебездә сезнең өлешегез зур. Барыгызга да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Хәлегездән килгәнчә, саулыгыгыз рөхсәт иткән кадәр балаларыгызга ярдәм итеп, нинди дә булса эш белән мәшгуль булып, исәнлектә һәм саулыкта яшәргә язсын», – диде район башлыгы.
Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп узучы гаиләләр «Алтын туйлар» китабына имзаларын куйды.
Бәйрәм чарасы мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
«Бүген безне шундый матур залга җыеп хөрмәтләп, картлык көннәребездә яшьлек елларыбызны искә төшергәннәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт!» – диде Шубан авыл җирлегеннән килгән Мөҗиповлар гаиләсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз