news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы егете Эльбрус тавын яулаган

Балтач районы егете Эльбрус тавын яулаган
Фото: https://baltaci.ru/

Балтач районы Түбән Ушма егете Родион Кушаев Европаның иң югары ноктасы булган Эльбрус тавын яулады. Ул Россия һәм Европаның иң биек тауга 5642 метр биеклеккә күтәрелеп, үзенең хыялын тормышка ашырган. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.

«Югарыга менгән саен, колак гөжли. Табигатенең матурлыгы искитмәле. Аны аңлатып бетерерлек түгел», – ди ул.

Родион музыка белән мавыга — җырлый, гитарада уйный, җырлар яза. Спортны да үз итә: волейбол уйный, хоккей белән кызыксына. Сәяхәт итәргә бик ярата.

news_right_1
news_right_2
news_bot