news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Чутай авылыннан хәрбиләргә 2800 порция аш һәм ботка җибәргәннәр

Балтач районы Чутай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга әзерләнгән 2800 порция коры аш һәм ботканы волонтерларга тапшырганнар. Алар берничә көннән юлга әзерләнә. Барысы 2800 порция аш, ботка әзерләнгән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Боларнын һәрберсенә чиста ит (маен кертмичә) пешереп киптерергә кирәк. Кипкәч, 50 кг иттән 7 кило тирәсе ит кала. Итләр, тутыру өчен упаковка пакетлары, үзебездә булмаган кипкән яшелчәләр алу өчен шактый гына акча кирәк була. Кадерле дусларым, әйдәгез әз генә булса да акчалата ярдәм итик. Шушы изге корбан гаете көннәрендә үз өлешебезне сәдакәләрдән ташырыйк», дип мөрәҗәгать итә Чутай авылыннан актив хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.

Хәрбиләргә бу ашлар бик ошый. «Токмач ашын ашагач, коръән ашында утырган кебек хис иттек», дип хәбәр җибәрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100