Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районы Чутай авылыннан махсус хәрби операция зонасына 2500 данә коры аш җибәрелгән

Балтач районы Чутай авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен соңгы 2-3 көндә өлешләп 2500 пакет аш тутырган. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина хәбәр итә.
«Соңгы 10 көндә авылдашлар белән бик нык эшләп алдык. Тонналап яшелчә, ит, өй токмачы, ипи киптердек. Аларны пешерергә, чистартырга, кыргычтан кырырга, иттарткычтан чыгартып әзерләргә кирәк. Бу эшләрнең башында оештыручы Финзиягә һәм аның гаиләсенә рәхмәт», дип хәбәр итә Чутайдан үз хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.
«Махсус хәрби операциядәгеләргә әйбәт кенә барып җитсен. Тәннәренә сихәт, көч бирсен. Бу ашларыбыз җиңү көнен якынайтсын, якыннары янына тизрәк кайтсыннар», дип тели Чутай авылы халкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз