Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме узды
Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага татар җәмәгатьчелеге, дин эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, артистлар чакырылган иде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, авыл халкын тәбрикләп, чишмәләрне һәм сулыкларны кадерләп торуның әһәмияте, аның иң матур үрнәге биредә булуы хакында сөйләде.
Сәламләү чыгышларыннан соң мәйданда Сабан туе уеннары (чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, чиләк белән су ташу, стаканга су ташу, капчык киеп йөгерү, таяк тарту, әтәч куып тоту, капчык сугышы, авыш колгага менү, кул көрәше, көрәш) үткәрелде.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Белешмә.
Байлар Сәрдегәне дигән атама белән билгеле бу авылның тарихы ерак гасырларга тоташа. Сәрдегәннең даны тирә-якка киң таралган була. Авылның сәүдәгәрләре саткан товарлар, һөнәрчеләренең эшләнмәләре күп төбәкләрдә билгеле булган. Авылга кергәндә, уң кул якта каеннар куенында урнашкан култыкта чишмәләр чыгып, сазлык булган урынны авылның ихтирамлы шәхесе Хәсән Хөсәеновның уллары (кызганыч, авыл аксакалы бакыйлыкка күчте) төзекләндереп, әлеге урында «Нурзидә» чишмәсе комплексын төзи. Чишмәнең чыгу урынын казып, ташпулат салу, татар авылларына хас булган аерым сиртмәле кою казу, басмалар булдыру, ерганакның ике ягына агачлар утырту, килгән кунаклар өчен әкияттәге кебек намаз уку бинасы – болар барысы да бербөтен булып, җанга рәхәтлек бирә. Чишмәне төзекләндерүчеләр газиз әниләре истәлегенә «Нурзидә чишмәсе» дип исем биргәннәр. Биредә инде ничә еллар «Чишмә бәйрәме» уздырыла. Алдан күңелле итеп, җигүле атлар, тальянчылар белән әрәпә җыялар. Ул көн авылның яше-карты өчен үзе бер бәйрәм була. Ә «Чишмә бәйрәме»нә килгән кунаклар өчен истәлекле мизгелләр күп иде. Бергәләп җәмәгать намазын уку, уеннар аша гореф-гадәтләрне барлау, бигрәк тә нәниләрнең, балаларның күңелен үстерү өчен күпләп бүләкләр бирү – болар барысы да бу чараның бик бәхетле мизгелләрдән торганын раслый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз