Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәме узган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында «Чишмә» бәйрәмен уздырганнар. Авыл халкының күркәм бер традициягә әверелгән әлеге бәйрәм быел бишенче тапкыр, җиде чыганакларны берләштереп ясалган мул сулы «Нурзидә» чишмәсе янында үткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чишмә» бәйрәме ел саен милли җанлы эшкуар Габделнур Хөсәенов һәм аның гаиләсе тырышлыгы белән уздырыла. Габделнур әфәнде үзе читтә яшәсә дә, туган ягына, туган нигезенә олы хөрмәт күрсәтеп яши, диелә хәбәрдә.
Авыл халкын бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Кытай һәм Төркиядән килгән милләттәшләребез, җәмәгать эшлеклеләре дә килде. «Чишмә» бәйрәме белән бергә матур итеп бизәлгән мәйданда авыл Сабан туе да узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз