Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районы башлыгы сөт җитештерә торган «Активист» хуҗалыгы рәисен бүләкләде

Бүген район Советының утырышлар залында 2024 елның терлекчелек эшләре буенча киңәшмә бара. Киңәшмә үз эшен күңелле вакыйгадан башлады, узган ел тәүлегенә 15 тонна сөт җитештерүгә ирешкән «Активист» хуҗалыгы бүләкләнде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы рәвештә хуҗалык рәисе Рафил Зәкиевка Кубок һәм сертификат тапшырды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зөлфия Шакирова яза.
Терлекчелек эшләренә еллык йомгак белән район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев чыкты.
Хуҗалыкларда ветеринар-санитария хәлнең ел буе ничек торышы хакында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов чыгышын тыңладылар. Районда авыл хуҗалыгының торышы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин таныштырды.
Район авыл хужалыгы җәмгыятьләре һәм белгечләр беләнузган киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Шулай итеп, үткән елга нәтиҗә ясалды, алга җитди бурычлар куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз