Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин кыска ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы райондашлары белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Очрашуда район башлыгы егетләрнең хәрби операциядә матди-техник тәэмин ителешен, көнкүреш шартларын һәм башка проблемалары белән кызыксынды. Шулай ук егетләрнең кайту шатлыгын уртаклашып егетләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерде. Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Хәрбиләргә алга таба да һәрдаим район тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
«Барыгызны да исән-имин килеш каршыларга язсын, без сезне Җиңү белән көтәбез», - диде район башлыгы.
Хәрбиләргә очрашу вакытында бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз