news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы башлыгы махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашты

Балтач районы башлыгы махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашты
Фото: http://baltaci.ru

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре, якыннары белән очрашты. һәрберсенең хәлен белде, кайгыларын уртаклашты, түләүләр мәсьәләсе белән кызыксынды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Очрашу чәй табыны артында булды. Бәйрәм алды очрашуында район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Ватан сакчылары» фонды вәкилләре, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина катнашты, алар шулай ук сорауларга җавап бирде, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Очрашу район мәдәният йортының кече залында узды, аннан соң концерт тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot