news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы башлыгы контракт буенча хезмәт итүче хатын-кызны бәйрәм белән котлады

Балтач районы башлыгы контракт буенча хезмәт итүче хатын-кызны бәйрәм белән котлады
Фото: http://baltaci.ru/

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин контракт буенча хезмәт итүче Оксана Закированы якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады. Алар борчыган мәсьәләләр хакында да сөйләште. Бу хакта «Хезмәт» сайтында язалар.

Гүзәл затларыбызның һәр өлкәнең үсешенә зур өлеш кертүе сокланырлык. Хатын-кызлар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният кебек тармакларда актив катнашалар. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы батыр хатын-кызларыбыз да бар, шуларның берсе – контракт нигезендә хезмәт итүче Закирова Оксана Николаевна. Ул госпитальдә медицина хезмәткәре, хезмәте авыр һәм катлаулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100