news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районы башлыгы контракт буенча хезмәт итүче хәрби белән очрашты

Балтач районы башлыгы контракт буенча хезмәт итүче хәрби белән очрашты
Фото: http://baltaci.ru

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач егете Илнар Галиев һәм аның әнисе Гөлназ ханым белән очрашты. Илнар хәрби хезмәтен Брянск өлкәсе Приграничиеда контракт нигезендә дәвам итә. Ул ил чикләрен саклаучы кыю егетләрнең берсе. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Илнар Балтач егетләреннән сәламнәр җиткерде һәм районның волонтерлар группаларына, бигрәк тә Ирина һәм Марат Галәветдиновларга, Радик Хабибуллинга, Рамил Әгълиуллинга рәхмәтләрен ирештерде.

Очрашу вакытында Рамил Нотфуллин Илнар белән хезмәт шартлары турында сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot