news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы башлыгы белән Дәүләт Советы депутаты хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтте

Балтач районы башлыгы белән Дәүләт Советы депутаты хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтте
Фото: http://baltaci.ru/

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев Луганск һәм Донецк шәһәрләрендә булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Алар Балтач районы волонтерлары төркеме белән 3 йөк автомобилендә район һәм Татарстан хәрбиләре өчен кирәкле товарлар, кыйммәтле җиһазлар, махсус чаралар һәм приборлар, тепловизорлар, квадрокоптерлар, җылы кием, госпитпль өчен медицина җиһазлары һәм дарулар, азык-төлек, балалар йорты өчен Яңа ел бүләкләре, дарулар, балалар киемнәре һәм сөт продуктлары булган гуманитар йөк алып барды.

Безнең ил үзенең дус, бердәм халкы белән көчле. Гуманитар ярдәм районда яшәүчеләр, Балтач районы предприятиеләре, оешмалары, кече бизнес коллективлары тарафыннан тупланган.

Луганск ятимнәр йортындагы балалар безнең хәрбиләргә хатлар да тапшырды.

«Якташларыбыз районыбыз халкына гомуми җиңүгә керткән өлешләре, даими игътибар һәм гамәли ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Чираттагы гуманитар йөкне зур җаваплылык хисе белән илтеп тапшыруны оештырган волонтерлар — Рамил Әһлиуллин, Ирина һәм Марат Галәветдиновлар, Лена Вәлиева, Сергей Мошкин, Фәнил Галимуллин, Илфат Котдусовка зур рәхмәт! Сез илебезнең ватанпәрвәрләре!» - дип белдерде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100