news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач мөхтәсибәтендә Коръән укучылар бәйгесе үтте

Балтач мөхтәсибәтендә Коръән укучылар бәйгесе үтте
Фото: Балтач мөхтәсибәте

Кичә, шәүвәл аеның 8нче көнендә (6 апрельдә), Балтач мөхтәсибәтендә балалар һәм яшүсмерләр арасында ел саен үткәрелә торган районкүләм Коръән укучылар бәйгесе булып узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ислам нуры» мәчетенә – кызлар, ә «Раиф» мәчетенә малайлар җыелды. Конкурста районның төрле авылларыннан җыелган 230дан артык малай һәм кыз катнашты.

Катнашучыларның яшенә килгәндә, алар 4 яшьтән алып 17 яшькәчә иде.

Иң яхшы укучыларны 8 номинация буенча ачыкладылар. Һәрбер номинация буенча 5 җиңүче билгеләнде.

Балтач мөхтәсибәтендә иң беренче Коръән укучылар бәйгесе 1994нче елда оештырылган. Ә 2008нче елдан башлап ул һәр елны үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100