Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды
Бүген Балтач районы Бөрбаш авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Әлеге чарада шәрәфле кунаклар - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук район аксакаллары, имамнар һәм абыстайлар, иганәчеләр, җирле эшмәкәрләр, мәхәллә халкы катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Алар мәчетнең озак еллар дәвамында дин тотучыларга хезмәт итүен һәм халыкны үзенә тартып торуын теләп чыгыш ясады.
Мөфти Камил хәзрәт мөселман кешесенең көндәлек тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде, аның мөһимлеген ассызыклап узды. Авыл халкына мөрәҗәгатендә ул шулай ук дини гыйлем, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм балалар тәрбиясенә кагылышлы үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.
Балтач районы Бөрбаш авылы мәчете 1992 елның 5 декабрендә үз ишекләрен ача – ул Советлар Союзы таркалганнан соң Татарстанда беренче булып ачылган мәчетләрнең берсе. Мәчет бинасы 2004 елда киңәйтелә, ә 2019 елда яңа манара куела. 2025 елның 29 апреленнән 24 сентябрьгә кадәр капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла: стена чатнау сәбәпле нигезе ныгытыла.
Төзекләндерү барышында мәчеттә барлык әйберләр дә яңартыла: түбә, тәрәзәләр, ишекләр, баскычлар, идәннәр һәм җылыту системасы (радиаторлар, газ мичләре, су җылыткычлар) алыштырыла, намаз залы, уку сыйныфлары һәм тәһарәтханәдә уңайлыклар тудырыла.
Шулай ук мәчетнең подвалын киңәйтү эшләре башкарыла – җылы идән урнаштырыла. Ремонт барышында электр үткәргечләре алыштырылды, шулай ук видеокүзәтү системасы куелды. Моннан тыш, мәчетнең дизайны һәм интерьеры яңартылды, кухня һәм 40 кеше сыйдырышлы ашханә булдырылды. Мәчет интернетка тоташтырылды.
Капиталь төзекләндерү иганәчеләр ярдәме һәм җирле халык катнашында башкарылды.
Бүген кунаклар һәм авыл халкы мәчеттә башкарылган эшләр белән танышты, һәм тантаналы ачылыштан соң, өйлә намазын укыды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укытты.
Кунаклар һәм авыл халкы каршында Бөрбаш авылы «Ярдәм» пансионатында тәрбияләнүче, Бөрбаш мәчетендә укучы балалар Коръән укуды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз