news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач кызы тормыш иптәше белән кыска ялдан соң махсус хәрби операция зонасына киткән

Быелның гыйнвар аенда Балтач кызы Илүзә тормыш иптәше Инсаф белән махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен киткәннәр иде. Күптән түгел алар чираттагы ялларына кайтып киттеләр. Бүгенге көндә инде алар янәдән хезмәттә. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зәлия Фәйзрахманова хәбәр итә.

«Балалар әйбәт кенә барып җитте. Киявебез Инсаф гаилә корганчы ук Мариуполь шәһәренә барып эшләп кайткан булган. 2023 елның гыйнвар аенда балалар гаилә корып, олы тормыш юлына атлады. Әйтәләр бит, махсус хәрби операция зонасында бер булган кеше анда янәдән барырга, ярдәм итәргә тели, дип. Инсафның да күңелендә шундый уй, теләге йөргән. Гаилә елында без парлап барырга уйладык, дигәч тә каршы килмәдек. Без анда кирәк, дигән уйлары һәм күңел кушуы буенча шул юлны сайлаганнарын аңлап кабул итәргә тырыштык. Алар шушы юлны үтәргә тиеш булганнар димәк. Анда төрле хәлдәге яралы солдатларны күрергә туры килә үзләренә, һәркайсына көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Ярдәм белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тырышалар. Үзләре дә исән-сау булсыннар», — дип тели Илүзәнең әнисе Люция ханым.

Гаилә башлыгы Илшат күптәннән хәрбиләргә ярдәмне җыю, алгы позицияләргә кадәр кереп, җибәрелгән посылкаларны тапшыру белән шөгыльләнә.

Нуриевлар гаиләсе ялдан киткәндә, әтиләре, әтиләренең хезмәттәшләре — волонтерлар белән бергә юлга кузгалды. Өч машина гуманитар ярдәм кабат махсус хәрби операция зонасына юл алып, анда аларны көтүчеләргә райондашлар тырышлыгы белән тупланган кирәк-яракларны алып барып тапшырды. Гуманитар ярдәм белән бергә «Хезмәт» газетасы һәм укучыларның аларга язган хатлары да җибәрелгән иде. Егетләр районнан хәбәрләр һәм аларның күңеленә үтеп керерлек хатлар килгәненә бик шат, дип хәбәр итте волонтерлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100