news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Балтач кызы-2025», «Балтач егете-2025» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Балтач кызы-2025», «Балтач егете-2025» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Фото: http://baltaci.ru/

Балтач урта мәктәбендә «Балтач кызы-2025», «Балтач егете-2025» конкурсы булды. Конкурс 3 этаптан торды: беренче этап – визит карточкасы, икенче этап – мастер-класс: «Ветеранга бүләк», өченче этап – иҗади номер. 2 нче этапка 11 егет, 17 кыз үтте. Бу хакта «Хезмәт» сайтында белдерелә.

Бик үзәнчәлекле һәм иҗади номерлар караганнан соң түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды: Гран-при ияләре Балтач урта мәктәбеннән Ибрагимов Раян һәм Норма урта мәктәбеннән Гарифуллина Фирүзә.

1 урында– Нәбиева Алия (Балтач мәктәбе), Мәрдәнов Раил (Норма мәктәбе).

2 урында — Мифтахов Әнәс (Арбор мәктәбе), Хаҗиев Рәсил (Кенә мәктәбе), Корбанова Зифа (Бөрбаш мәктәбе), Салахова Нәсимә (Карадуган гимназиясе).

3 урында — Гарипов Самат (Нөнәгәр мәктәбе), Фәсхетдинов Раил (Шубан мәктәбе), Тукаева Юлия (Чепья мәктәбе), Фәйзрахманова Әдилә (Балтач гимназиясе).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100