news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач җитәкчеләре махсус хәрби операциядәгеләргә кирәкле җиһазлар белән ярдәм итте

Балтач җитәкчеләре махсус хәрби операциядәгеләргә кирәкле җиһазлар белән ярдәм итте
Фото: https://baltaci.ru/

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин, «Арча Вамин» җәмгыяте җитәкчесе Рамзил Насыйбуллин ярдәме белән махсус хәрби операциядәге район егетләренә махсус җиһазлар сатып алганнар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә..

Райондашлар соравы буенча сатып алынган җиһазларның гомуми суммасы 1289400 сумны тәшкил итә: квадрокоптер Мавик 3т (415000 сум), ике данә квадрокоптер Мавик 3 Про (462400 сум), РЭБ Капюшон 6 (412000 сум).

«Изге эшләрегез Сезгә һәм гаиләләрегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot