news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач фермеры, бизнесын югалтмас өчен, приставларга 1,5 миллион сум бурычын түләгән

Балтач районы кешесе, сөт фермасын саклап калу өчен, приставлар каршындагы күпьеллык бурычларын түләгән. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әҗәтнең гомуми күләме, 313 920 сумлык башкарма җыемны да кертеп, 1 миллион 557 мең сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, берьюлы 43 башкарма эш ябылган.

«Бу - бурычлы кеше исәп-хисап ясау һәм үз бизнесын саклап калу мөмкинлеген тапкан үрнәк алырлык очрак. Әҗәт вакытында түләнмәсә, ферма дәүләт милкенә күчкән булыр иде», - дип искәрттеләр Балтач районы буенча суд приставлары бүлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100