news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач егетләре язгы ташудан зыян күргән Оренбургта яшәүчеләргә ярдәм итә

Балтач егетләре язгы ташудан зыян күргән Оренбургта яшәүчеләргә ярдәм итә
Фото: http://baltaci.ru/

Язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсенә ярдәм итәр өчен республикадан 56 кеше җибәрелде. Алар арасында Балтач районы егетләре дә бар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зәлия Фәйзрахманова яза.

Алар – Яңгул аерым постының бүлек командиры Рөстәм Сабиров, Чепья аерым постының бүлек командиры Эдуард Перемечев һәм Шәмәрдән аерым постының бүлек командиры Рамил Усманов (Балтач егете). Егетләр бүгенге көндә Илек торак пунктында халыкка булыша, дамбаны ныгытырга ярдәм итә.

«Биредә яшәүчеләр үзләре безнең ярдәмгә мохтаҗ булсалар да, язгы ташудан зыян күрсәләр дә, алар безгә дә ярдәм кулы сузып, ашарга алып киләләр, кайнар чәйдән өзмиләр», — ди ярдәм итәргә баручылар.

Искәртик, өлкәдә яшәүчеләр бүгенге көндә эчә торган суга тилмерә, чөнки язгы ташу вакытында су белән тәэмин итә торган җиһазларга да зур зыян килә, су да эчәргә яраксызлана. Шуңа да бүгенге көндә бирегә гуманитар ярдәм белән бергә, шул исәптән Татарстаннан да су китерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100