news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач чаңгычылары республика ярышларында иң яхшысы булып танылды

Балтач чаңгычылары республика ярышларында иң яхшысы булып танылды
"Хезмәт"

Бөгелмәдә бишенче тапкыр чаңгы базасында Фәнис Кәримов истәлегенә республика ярышлары уздырылды.

Ярышларда 2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Чаңгычылар трассаны классик стильдә, спринтта, шулай ук катнаш ирекле стиль белән узды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Авыл районнары арасында Балтач районы иң яхшысы булды. Спринтта классик стильдә Балтач кызы Диана Хаҗиәхмәтова призер булды. Егетләр арасында Данияр Хафизов аерылып торды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100