Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач батырларының якыннарына орден-медальләр тапшырылды
Балтачта махсус операциядә һәлак булган якташлары гаиләләренә, Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә, «Батырлык өчен» медале һәм Каһарманлык орденнары тапшырылды. Солдатларның әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә дәүләтебезнең югары бүләкләрен муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Дамир Гайнуллиннар тапшырды, дип хәбәр итә «Хезмәт» газетасы.
Рядовойлар – Марсель Тәбрис улы Хабибрахманов, Ранил Рашит улы Галимов, Алексей Эдуардович Слывюк, Инзил Хәлил улы Хабибрахманов, Ринат Рәис улы Аитов, кече сержант Руслан Валентинович Евсеев һәм өлкән сержант Илдар Фәнил улы Хәкимҗановлар – Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.
«Райондашларыбыз да махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Алар илебез мәнфәгатьләрен яклап батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Солдатларыбызның каһарманлыклары алдында баш иябез. Батыр уллар үстергән әти-әниләр, сезгә, зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Шулай ук солдат ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Һәрберегезгә сабырлык телим», – диде Рамил Рәшит улы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз