news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәллүр каләм» лауреатларын бүләкләү тантанасына Луганскидан кунаклар килде

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә XXVI «Бәллүр каләм — 2023» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны бәйрәм белән котлады.

"Бераз соңга калып булса да, бәйрәмне ачабыз. Аның соңрак узуының сәбәбе дә әйбәт чара булды. Казанга 80нән артык илдән кунаклар килде. Билгеле журналистлардан торган комиссия иң лаеклыларны сайлады. Барыгызны да котлыйм. Барыгызга да уңышлар. Бәйрәм белән!» - диде ул "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узган тантанада.

Татарстан журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов KazanForum көннәрендә журналистларның зур профессионаллык күрсәтүен әйтте. Бу чарага Луганскидан кунаклар килүен әйтте.

«Журналистлар өчен мондый зур бәйге булу - үзе бер бәхет. Безгә Луганскидан кунаклар да килде. KazanForum вакытында зур, оешкан көч булуныбызны аңладык, өч көн дәвамында барысын да тиешле дәрәҗәдә эшләп чыктык. Бу чын профессионаллар марафоны булды", - диде ул.

Алар "Журналистикага тугрылык" номинациясендә җиңүчене игълан итте. Номинациядә "Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев һәм «Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ» хәбәрчесе Рузилә Хәсәнова җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100