news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бәллүр каләм» бәйгесендә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган журналистларны искә алдылар

Бүген журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсы лауреатлары билгеле булды. Бәйрәмдә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган журналистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу фикерне «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләгән Россия Герое Рәсим Баксиков белдерде.

«Сер түгел, хәрбиләр журналистларны, бигрәк тә хәрби корреспондентларны хөрмәт итә. Аларның үзләре белән коралдан камера һәм микрофон гына бар. Хакыйкатьне сөйләргә һәм кешеләргә мәгълүмат җиткерергә омтылып, алар үз тормышларын куркыныч астына куялар», — дип билгеләп үтте Баксиков.

news_right_1
news_right_2
news_bot