news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 5нче августта узачак

«Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXV Республика конкурсының икенче турына узган катнашучылар билгеләнгән. Шулар арасыннан җиңүчеләрне «Пирамида» комплексында 5нче августта бүләкләячәкләр. Бу хакта ТР Журналистлар берлеге сайты хәбәр итә.

«Быел 142 гариза теркәлгән, бу узган елга караганда күбрәк. Экспертлар 12 номинация буенча рус телендә 718 һәм татар телендә 978 эшне карап чыкты. «Үз һөнәре остасы» номинациясендә 34 гариза килгән», - диелә хәбәрдә.

Икенче турга 51 катнашучы үткән, шуларның 18е финалга чыккан.

«Бәллүр каләм» бәйгесенә нигез салынуга быел 25 ел булуын исәпкә алып, конкурс оештыручылары, билгеләнгән җиңүчеләрдән тыш, аеруча тырышып эшләгән тагын берничә журналистка өстәмә каләмнәр тапшырырга карар кылган.

Бәйгедә катнашучылар «Журналистикага тугрылык өчен», «Мультимедияле редакция», «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе», «Үз һөнәре остасы», «Ел фоторепортеры», «Ел телеоператоры», «Нәтиҗәле эшләүче матбугат хезмәте», «Популяр блогер», «Туган тел», «Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын яктырту», «Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын яктырту», «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы редакция» номинацияләре буенча бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100