Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бәллүр каләм – 2022» бәйгесендә җиңүчеләр - исемлек
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Пирамида» концертлар залында үтте.
«Пирамида» концертлар залында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.
Җиңүчеләрне һәм номинантларны котлап, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Казан» бию ансамбле һәм башка артистлар чыгыш ясады.
Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.
- «Ел медиа-шәхесе» – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
- «Журналистикага тугрылык» – Әскәр Сабиров («Татарстан» журналы), Инсаф Абдуллин («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
- «Мультимедиа редакциясе» – «Ялкын» журналы, «Татарстан» ДТРКнең мәгълүмати программалар хезмәте
- «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» – Балтач районының «Хезмәт» газетасы, «Казан утлары» журналы
- «Һөнәрдә иң яхшысы» – Гөлназ Шәйхиева («Татарлар» газетасы), «Михаил Любимов («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), Гөлнар Гарифуллина («Интертат» электрон газетасы)
- «Ел фоторепортеры» – Анна Арахамия («Сөембикә» журналы)
- «Ел телеоператоры» – Андрей Корсинский («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
- «Эффектив матбугат хезмәте» – ТНГ-групп матбугат хезмәте (Бөгелмә)
- «Популяр блогер» – «ШАЯН ТВ»
- «Туган тел» – «Яңарыш» мәгълүмат-басма үзәге (Ижау)
Махсус номинацияләр:
- «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Ватаным Татарстан» газетасы, «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге
- «Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Геофизик Татарии» газетасы (Бөгелмә), «Татарстан -24» телеканалы
- «Татарстан Республикасының милли проектларын яктырткан иң яхшы редакция» – «Нократ» разетасы редакциясе (Мамадыш районы), «Сарман» газетасы
- Өстәмә бүләк: «Мин әтине өйрәтәм» проекты өчен – «Татарстан» ДТРК
Гран-при – КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз