news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылар саны елдан-ел артып бара

Ветераннарның “Балкыш” V республика үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты Өлкәннәр көненә багышланды.

“Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылар саны елдан-ел артып бара
Абдул Фархан

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Балкыш” V республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылар саны быел 20 меңнән арткан. Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый республика советы рәисе Хәбир Иштирәков шул хакта сөйләде.

“Әгәр дә 2012 елда үткән беренче фестивальдә 3500 ветеран катнашкан булса, быелгы фестивальдә 20 меңнән артык кеше катнашты. Димәк, әлеге фестиваль ветераннар арасында үз урынын тапкан”, - диде ул.

Бүген Казанда Филармония концертлар залында “Балкыш” V республика үзешчән башкаручылар фестиваленә төрле төбәк ветераннары җыелган гала-концерт булды. Концерт Өлкәннәр көненә багышланды.

  • Татарстанда беренче һәм бердәнбер булган ветераннарның үзешчән башкаручылар фестивале ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый республика советы тарафыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Фестивальнең оештыру комитеты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Буа районы “Гөлҗамал” фольклор ансамблендә чыгыш ясаучы Рәзинә Хәсәнова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә фестиваль һәм шәхси иҗади юлы турында сөйләде. “Җыр белән мин балачактан ук мавыгам. Ул вакытларда хор белән җырлаган идек, аннан соң бераз гына ялгыз да җырладык, ә хәзер, лаеклы ялга чыккач, “Гөлҗамал” фольклор ансамбле оештырып, 12 пенсионер хатын-кыз бергәләшеп рәхәтләнеп җырлап йөрибез. Мин, пенсиядә булсам да, хәзерге вакытта да эшләп йөрим, мәдәният йортында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшлим. Мәдәният йортында “Ядкәр” фольклор ансамбле бар, анда да кызлар белән җырлап йөрибез. Шулай ук быел балалар фольклоры да оештырдык.

Җырларның төрлеләрен башкарабыз. Гел моңсуланып кына да, шатланып кына да йөреп булмый бит инде. Бераз моңсуланганнан соң күңелле җырлар башкарабыз. Шатлыклы җырлар башкарып туйгач, бераз гына сузып та җибәрәбез. Авыр вакытта моңсу җырлар башкарасы килә. Моңсу җырлар җырлыйсың да, җылыйсың да, тынычланасың да. Аның файдасы бик тә зур. Кайвакыт әйтәсе килгәнне сүз белән әйтеп булмый, шул чакта ярдәмгә такмаклар, җырлар килә. Кешеләр чыннан да барысын да аңлыйлар.

“Балкыш” фестивале турында мин һәрвакыт уңай фикердә генә. Өлкәннәрнең бит оешып, кайдадыр бергәләшеп чыгышлар ясап, концертлар куеп, бер-берсенең күңелләрен күрәселәре килә. Кемдер, лаеклы ялга киткәннән соң, өендә моңсуланып утыра башлый. Ә менә “Балкыш” фестивалендә катнаша башлаганнан соң бездә дәрт туып кына тора, бу бит чыннан да бик әйбәт күрсәткеч”, - диде Рәзинә Хәсәнова.

Казахстан Республикасы ветераннар оешмасы үзәк советы рәисенең беренче урынбасары Омирзак Озганбаев татар җырларына карата булган мөнәсәбәте турында сөйләде. “Концерт чыннан да халык иҗаты фейерверкы булды. Кешеләр рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр. Әйтми кала алмыйм, татар җырлары минем йөрәгемә үтеп керделәр. Мин татар җырларын бик нык яратам. Алардан күңел җылылыгы бәреп тора. Татар җырларын тыңлаганнан соң беркем дә сәнгатькә битараф кала алмый”, - диде Омирзак Озганбаев.

Кукмара районы ветераннар советы рәисе Валентин Иванов концерттан канәгать калуы турында әйтте. Кукмара районы ветераннар советы рәисе ярдәмчесе, 84 яшьлек Камил Хәйруллин бу хакта тулырак сөйләде. “Миңа концерт бик ошады. Барлык оештыручыларга да бик зур рәхмәт. Бүген сугыш турында җырлар башкардылар, ә мин сугыш турында җырлаганнарын бик каты яратам. Заманында мин үзем дә җырлый идем. Хәзер инде, ни кызганыч, яшь бара, җырлап булмый”, - диде Камил Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100