news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Балкыш" республика фестиваленең гала-концерты булды

Анда Татарстанның 24 муниципаль районыннан килгән фестиваль лауреатлары катнашты

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  "Балкыш" III Республика үзешчән башкаручы-ветераннар фестивале гала-концерты узды. 

Искәртеп узабыз: зона сайлап алу концертлары Әлмәт, Буа, Алексеевск, Чаллы, Арча, Кукмара һәм Казанда үтте.

Йомгаклау концертларында исә соңгы этапта җиңүчеләр катнаша. Бүгенге гала-концертта Татарстанның 24 муниципаль районыннан килгән фестиваль лауреатлары катнашты. Фестивальнең оештыру комитетына исә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков мөрәҗәгать итте. "Фестиваль өлкәннәр ункөнлегендә уза. Өченче ел рәттән фестиваль республика буйлап атлый. Безгә Себердән шалтыратып та катнашырга теләүләрен әйтәләр. Быел фестивальдә 10 меңнән артык кеше катнашты. Безгә республика җитәкчеләре, мунициапаль район башлыклары ярдәм итә, алардан башка мондый зур күләмле чара үткәреп булмас иде", - дип билгеләп үтте ул.

"Бүген безнең ветераннар сафын Украина качаклары да тулыландыра. Качаклар арасында сугыш, хәрби хәрәкәт ветераннары да, пенсионерлар да бар. Аларга тиешле игътибар бирергә кирәк, аларның берсе дә читтә калырга тиеш түгел", - дип өстәде Хәбир Иштирәков.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та залда утыручыларга  мөрәҗәгать итте: "Фестиваль 2012 елда башланды. Шул көннән бирле катнашучылар саны 2 тапкырдан күбрәк арткан, район һәм шәһәр җитәкчеләренең аңа карашы тамырдан үзгәргән, депутатлар корпусы, хәйриячеләр кушылган. Без сезнең Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыкны онытмыйбыз. Бу фестиваль өлкән буынның да республикабыз тормышында актив катнашуы хакында сөйли: бу мәдәният тә, спорт та, яшьләрне тәрбияләү дә. Сез үз мисалыгызда тормышның гаҗаеп булуын күрсәтәсез, - бары яратырга, иҗат итәргә, эшләргә генә кирәк", - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.

Ел саен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова фестивальнең шәрәфле кунагы була. "Балкыш" фестивале республикабызның иҗтимагый тормышында матур күренешкә әверелде. Без һәрчак Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурланабыз. Республиканың барлык уңышлары шул исәптән сезнең ярдәм белән салынган: илебезне яклаучылар, нефть чыгара башлауда катнашучылар, "КАМАЗ", "Оргсинтез"ны төзүчеләр. Сезнең һәркайсыгыз эш урынындагы үз хезмәтегез белән өлеш керткән: кырда булсынмы ул, станок янындамы, мәктәптәме. Моның өчен сезнең алда баш иябез ", - дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова залга.

Фестиваль Җиңү көненә багышланган булганга күрә, өстенлек сугыш елы  һәм Ватан турындагы җырларга бирелгән иде. Филармония сәхнәсендә "Республикам минем" җыры белән "Ветеран" хоры, "Бравый атаман" җыры белән казаклар ансамбле, "Тулган ай" фольклор төркеме, "Челнинские зори" дигән бию белән "Ретро" хореография төркеме һ.б.лар чыгыш ясады. Аерым башкаручылардан Котдус Туйчин, Николай Макаров, Галия Камалова кебекләрне билгеләп үтәргә кирәк. Филармония сәхнәсендә барлыгы 28 номер күрсәтелде.

"Балкыш" фестиваленең быелга соңгы гала-концерты 11 октябрьдә узачак.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100