news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Балкыш» фестиваленең гала-концертында Тукайлы районыннан Рәшидә Мирсәетова чыгыш ясады

Тукай районыннан Рәшидә апа «Алма кебек чагым, сиңа ни кирәк тагын» дип Казан сәхнәсендә чыгыш ясады.

(Тукай, 26 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Татарстан Республикасы ветераннарының «Балкыш» дип исемләнгән фестиваленең III гала-концертында Яңа Бүләк авылыннан 90 яшьлек Рәшидә Мирсәетова чыгыш ясады, дип яза район газетасы.

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Татарстан ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган концерт оештырылды. Республика ветераннарының «Балкыш» дип исемләнгән IV Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең III гала-концертында Тукай районы данын яклап, Яңа Бүләк авылыннан Рәшидә Мирсәетова чыгыш ясады. Рәшидә апа Казан тамашачысына «Суда балык йөзәдер» дип исемләнгән татар халык җырын бүләк итте. Гармунда райондашыбыз Нәзир Гыймазетдинов уйнады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot