news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балконда тәмәке тартучылардан канәгать булмаган күршеләр компенсация алырга хокуклы

Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе “яратмаган”нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Югары суды россиялеләрне балконда тәмәке тартучы күршеләрдән компенсация алырга хокуклы дип белдерде. Бу хакта Россия хокук һәм суд мәгълүматлары агентлыгы хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе “яратмаган”нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә.

Суд тарафыннан беренче шундый эш ике ел дәвамында каралды һәм канәгатьләндерелде. Новосибирск өлкәсендә яшәүче суд аша күршесен тәмәке тартудан тыярга омтылган. Нәтиҗәдә судка биргән ир-атка икенче йортка да күчәргә туры килгән, әмма ул суд аша 250 мең сум күләмендә компенсация таләп иткән, дип хәбәр итә «360» телеканалы. Тәртипкә утыртырга теләүче югары судка кадәр барып җиткән. Әмма балконда тарту тыела дигән сүз юк дигән җавап алган. Бары тик тәмәке төтененнән һәм аны куллану тәэсиреннән сәламәтлекне саклау өлкәсендә гражданинның хокукларын бозган өчен компенсация генә каралган.

Судка бирүчегә компенсация 5 мең сум тәшкил иткән

news_right_1
news_right_2
news_bot