news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Балачак» җыр бәйгесенә гаризаларны 31 марта кадәр җибәрергә була

«Балачак» җыр бәйгесенә гаризаларны 31 марта кадәр җибәрергә була
Солтан Исхаков

«Балачак» III Халыкара вокаль конкурс-фестивалендә катнашу өчен гаризаларны март ахырына кадәр җибәрергә була.

«Бәйгене быел өченче тапкыр оештырабыз. Талантлы балаларны табасы, үстерәсе килә. Былтыр 600дән артык гариза килгән иде», – диде «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашучылар туган телләрендә җыр башкара ала. Бәйгедә сәламәтле чикле балалар да катнаша ала. Гаризаны «Изгелек янәшә» сайты аша бирергә була.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бәйгедә катнашучыларның географиясе киң булуын әйтте. 

«20гә якын чит илдән гариза килде. Илнең 50гә якын төбәгеннән катнашучылар булыр дип көтеп калабыз», – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Бәйге-фестивальнең продюсеры Гүзәл Шәфигуллина сүзләренчә, бәйге өч этаптан тора: беренче сайлау туры 15-16 апрельдә онлайн режимда була, икенче тур 5-6 май көнне Кариев театрында була, 7 май көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта финал һәм бүләкләү тантанасы узачак. 

Быел бәйгенең жюри составы үзгәргән. Жюри рәисе – җырчы, «Россия-1» телеканалында «Ну-ка, все вместе!» җыр тапшыруының эксперты Дина Магдал. Шулай ук жюри составында җырчы Радик Яруллин һәм Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Афзалова да бар. 

Динә Магдал

Фото: © Солтан Исхаков

Радик Яруллин үзе өчен мөһим критерийны әйтте.

«Халык, тамашачы өчен җырның чын күңелдән башкарылуы мөһим. Минем өчен төп критерий харизма була. Матур вокал әйбәт, әмма күпмедер вакыттан ул ялыктыра. Вокалны хисләр, моң белән бергә тәкъдим итәргә кирәк», – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100