news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баласын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә

Авыр хәлдәге бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул өшегән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кечкенә улын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау сәбәпле, балаларны опека хезмәткәрләре алган, дип аңлатты Руслан Галиев. Судта дәгъва каралганчы балаларны хастаханәдән чыгаргач та әниләренә кайтармаячаклар. Шулай ук хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Алексеевск районының Кыркүл авылында ике бала өшегән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 яшьлек әни кеше балалары белән салкын сарайда йоклап киткән. Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.

Авыр хәлдәге бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул өшегән. Кыз баланы шулай ук хастаханәгә салганнар.

Бу фактны прокуратура тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot