Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балашов шәһәре мөселманнары җәмигъ мәчетенә ремонт ясап бетергән
Төзекләндерү эшләре изге Рамазан аена әзерлек һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылган.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Балашов шәһәрендәге җәмигъ мәчетендә бер ай элек башланган ремонт эшләре төгәлләнгән.
Мәчеткә йөрүчеләрнең сәдака акчаларына Балашов шәһәрендәге җәмигъ мәчетенең стеналары буялган, намаз кылу залында һәм коридорда түшәм тарттырылган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты яза.
Балашов мәчетендәге ремонт изге Рамазан аена әзерлек һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылган.
«Мәчетнең эчке ягы сизелерлек үзгәрде, һәм ул хәзер районыбыз халкын һәм кунакларын сөендерәчәк. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм! Сездән Аллаһ разый булсын!» — диде Балашов районының имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз