news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балашов шәһәре мөселманнары җәмигъ мәчетенә ремонт ясап бетергән

Төзекләндерү эшләре изге Рамазан аена әзерлек һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Балашов шәһәрендәге җәмигъ мәчетендә бер ай элек башланган ремонт эшләре төгәлләнгән.

Мәчеткә йөрүчеләрнең сәдака акчаларына Балашов шәһәрендәге җәмигъ мәчетенең стеналары буялган, намаз кылу залында һәм коридорда түшәм тарттырылган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты яза.

Балашов мәчетендәге ремонт изге Рамазан аена әзерлек һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылган.

«Мәчетнең эчке ягы сизелерлек үзгәрде, һәм ул хәзер районыбыз халкын һәм кунакларын сөендерәчәк. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм! Сездән Аллаһ разый булсын!» — диде Балашов районының имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100