Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баланы Татарстанда балалар бакчасына яздыру тәртибен аңлаттылар
Баланы Татарстанда балалар бакчасына кабул итүгә гаризаны Россия гражданнары да, чит ил кешеләре дә бирә ала. Моны ничек дөрес эшләргә – «Татар-информ» материалында.
Гариза бирүнең берничә ысулы бар:
- РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
- яшәү урыны буенча мәгариф идарәсендә;
- республика дәүләт хезмәтләре порталы аша.
Гаризаны бала дөньяга килгәннән соң – төп документлар: туу турында таныклык һәм СНИЛС рәсмиләштерелгәч кенә бирергә мөмкин.
Әгәр татарстанлыларга берьюлы берничә бала рәсмиләштерергә кирәк икән, һәр балага аерым гариза бирелә.
Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү тәртибе
- сайтта авторизация узыгыз һәм тиешле хезмәтләр бүлегенә күчегез. Хисап язмасы расланган булырга тиеш.
- кирәкле мәгълүматны һәм документларны күрсәтеп, форманы тутырыгыз. Балалар бакчасына йөри башлауның якынча датасын, өстенлекле балалар бакчаларын, төркем тибын (мәсәлән, савыктыру), бакчага йөрү режимын (тулы көн, кыскартылган һ.б.) күрсәтегез.
Гариза биргәннән соң карау өчен җибәреләчәк. Күрсәтелгән дата җитеп, буш урын барлыкка килү белән, шәхси кабинетта юллама барлыкка киләчәк.
Әгәр гариза шәхсән бирелгән булса, учреждениедән кире элемтә көтәргә кирәк. Татарстан халкы дәүләт хезмәтләреннән хәбәрләр алу өчен электрон мәгълүмат бирү функциясен активлаштыра ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз