news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баланың хәле китү сәбәпле, Пхукет–Шереметьево рейсындагы самолет Казанда төшкән

Табиблар бу балага ярдәм күрсәтергә тырышкан, әмма ул үлгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Баланың хәле начарлану сәбәпле, Казан аэропортына «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолеты төшкән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Таиландтан Мәскәүгә таба оча торган аэробуста Израильдән килгән кыз баланың сулыш алуы начарланган. Шул сәбәпле, самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

Экипаж бу хәл турында табибларга алдан хәбәр иткән, шуңа күрә алар самолетны урында ук көтеп торган. Табиблар самолет бортында балага ярдәм күрсәтергә тырышкан, әмма аны коткара алмаганнар. Кыз бала вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot