news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баланы бакчага урнаштыру турында мөрәҗәгатьләр эпидемия чигенгәч кенә кабул ителәчәк

«Бүгенге вазгыятьтә шәхси кабул итү мөмкин түгел», - диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Баланы бакчага урнаштыру мөрәҗәгате белән килгән ата-аналарны санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач кына кабул итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфанов хәбәр итте.

«1 апрельдән балалар бакчаларын комплектлау башланды. Бүгенге вазгыятьтә шәхси кабул итү мөмкин түгел. „Балалар бакчасына юлланган“ дигән статус алган ата-аналарга белем бирү оешмасы җитәкчесенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, ләкин бары тик санитар-эпидемиологик вазгыять яхшыргач кына. Бу сорау буенча кайнар элемтә дә эшли», — диде.

Рөстәм Гыйльфанов сүзләренчә, балаларны бакчаларга җыю буенча шәхси кабул итүләр һәр ата-ананы алдан чакыру буенча, катгый билгеләнгән вакытта гына оештырылачак. «Бары тик вазгыять яхшыргач кына», — дип әйтте.

Ул ата-аналардан бакча өчен түләү буенча мөрәҗәгатьләр килеп торганын һәм җомга көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән эшләми торган көннәр чорында абонент түләүләр гамәлдән чыгарылганын искәртте. Түләргә өлгергәннәргә акча кире кайтарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100